

Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта студент кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр күләмен арттыру турындагы закон проектын кабул итте. Ул югары уку йортларында, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларында һәм фәнни оешмаларда белем алучы хатын-кызларга кагыла, дип хәбәр итә Дәүләт Думасының телеграм-каналы.
Башлангыч Русия Президенты йөкләмәләрен тормышка ашыруга юнәлтелгән. Документта бу түләүләрне белем алучылар яшәгән төбәкнең эш яшендәге халкының яшәү минимумына кадәр җиткерергә тәкъдим ителә. Шулай итеп, белем алучы хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең уртача күләме 90 202 сум тәшкил итәчәк. Бүгенге көндә бу пособие стипендия күләмендә түләнелә һәм 23 мең сумнан артмый.
“Булачак әниләрне, балалы яшь гаиләләргә ярдәм итү мөһим. Аларның иминлек дәрәҗәсен арттыру – төп бурычларның берсе. Безнең илдә балалы, шул исәптән күп балалы гаиләләр саны артырга тиеш. Халкыбызның саклыгы шуңа бәйле – бу дәүләтнең, көчле Русиянең үсеш нигезе", – дигән иде бу уңайдан элегрәк Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин.
Чыганак: bashinform.ru