

Владимир Путин 2026 елдан “Балалар китап картасы” программасын башлап җибәрергә тәкъдим итте. 3000 сумлык карталарны 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган гаиләләр алачак.
Президентның башка төп белдерүләре:
— “Балалар китап картасын" һәр бала өч яшькә җиткәч алачак, бу күп балалы гаиләләр өчен бик мөһим.
– Иҗтимагый киңлектә латиницадагы “ботка” түгел, ә кириллица кулланылырга тиеш.
– Рус телендә вульгар чит ил алынмаларыннан котылырга кирәк.
— Путин Русия халыклары телләре көнен 8 сентябрьдә, Рәсүл Гамзатовның туган көнендә үткәрергә тәкъдим итте.
– Рус теле – Гомумрусия тәңгәллегенең төп таянычы һәм доминанты.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.