Социаль мохит
14 Май 2025, 03:33

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен яңа түләү кертергә җыеналар

Нинди түләү турында сүз бара?

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен яңа түләү кертергә җыеналарБюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен яңа түләү кертергә җыеналар
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен яңа түләү кертергә җыеналар

Русиядә бюджет хезмәткәрләре: укытучылар, фармацевтлар, фәнни, медицина, мәдәният хезмәткәрләре өчен ел саен бер түләү кертергә тәкъдим иттеләр. Тиешле закон проектын Дәүләт Думасына карау өчен “Гадел Русия — дөреслек өчен” фракциясе башлыгы Сергей Миронов һәм түбәнге палата вице-спикеры Александр Бабаков керткәннәр.

Түләү үткән ел кеременә салынган салым (НДФЛ) һәм шул ук керемнән алты процент ставкасы буенча исәпләнгән салым суммасы арасындагы аерма буларак исәпләнәчәк.

Түләүне пенсия һәм социаль страховка фонды билгеләячәк һәм түләячәк, тәртипне Русия Хөкүмәте билгеләячәк. Проект нигезендә, аны алу өчен 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк булачак.

"Сүз төбәкләрдә бүгенге көндә белгечләр җитмәгән тармакларга яшь кадрлар җәлеп итү өчен өстәмә инструмент булдыру турында бара. Бу фән, мәгариф, медицина, фармацевтика”, — дип аңлаткан Миронов башлангычны. 

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас