Социаль мохит
29 апрель 2025, 06:48

Сугыш балалары 2шәр мең сум акча алачак

Түләүне алу өчен гариза язу кирәкми, ди. 

Сугыш балалары статусына ия Башкортстан халкына Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 2шәр мең сум түләнәчәк. Тиешле указга кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Сүз 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган һәм даими рәвештә төбәктә яшәүче кешеләр турында бара. БР премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев мәгълүматлары буенча, бүген Башкортстанда алар 100 меңнән артык кеше исәпләнә.

"108 меңгә якын ветеран 2 мең сум күләмдәге түләүне алачак. Ветераннарның аерым категорияләренә Җиңү юбилее уңаеннан Русия Президентының гыйнвар указы нигезендә федераль бюджеттан түләнәчәк. Бу Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан оештырылган концлагерьларның, геттоларның һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге тоткыннарына, Финляндия белән сугыш, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарына, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына һ.б. кагыла. Сугыш балаларына төбәк түләүләрен халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге башкарачак. Түләүне 9 майга кадәр актив рәвештә күчерәчәкләр, ягъни бернинди гаризалар язарга һәм беркая да барырга кирәкми”, — дип аңлатты БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас