Башкортстанда “Русиянең мактаулы доноры” исеменә лаек булган 11,2 меңнән артык кеше 18 мең сумнан артык акча алачак. Бу хакта БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, еллык түләүгә "Русиянең мактаулы доноры” һәм “СССРның мактаулы доноры” исемнәренә лаек булган кешеләр өмет итә ала. Акчалар почетлы донорларның исәпләренә 2025 елның 1 апреленә кадәр күчәчәк.
Ленара Иванова Русиянең почетлы донорларының берсе Гөлнара Сабурова турында сөйләде. Гөлнара Сабурова –Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең Нефтекама шәһәре филиалы хезмәткәре. Ул 10 елдан артык даими рәвештә кан плазмасы тапшыра.
Аның шулай кешеләргә ярдәм итүе һөнәри эшчәнлеге белән бәйле. Гөлнара Сабурова түләүләр һәм ташламалар рәсмиләштерү, авыр тормыш шартларында калганнарга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Ул гына да түгел, битараф булмаган хезмәттәшләрен дә донор булырга илһамландырган, үз үрнәгендә донорлыкның мактаулы гына түгел, ә организм өчен файдалы булуын да күрсәткән.
Чыганак: bashinform.ru