Әлеге ярдәмне тиешле статус белән 433 МСП субъекты алды. Бу мәгълүмат Уфада «Барьерларны ватып» III Бөтенроссия форум-күргәзмәсе кысаларында узган «Социаль эшмәкәрлек инвалидлык белән кешеләрне эш белән тәэмин итү коралы буларак» дигән түгәрәк өстәл барышында әйтелде. Очрашуны Башкортстан Республикасы Эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге оештырды.
— Төбәктә социаль предприятиеләр, дип танылган МСП субъектлары өчен берничә ярдәм чарасы булдырылды: грантлардан тыш, бу микрокредит һәм лизинг программалары буенча ташламалы ставкалар, шулай ук республиканың Гарантия оешмасы йөкләмәләре. Исегезгә төшерәм, 2022 елда мондый ярдәм алучылар даирәсе киңәйде – социаль предприятие статусы һәм барлык мөмкин булган ярдәмне ялланган хезмәткәрләре булмаган инвалид булган шәхси эшмәкәрләр дә алу мөмкинлегенә ия, – дип шәрехләде Башкортстан Республикасы Эшмәкәрлек һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.