Русиядә 13нче пенсияне түләргә тәкъдим иттеләр.
Дәүләт Думасына ел ахырына кадәр пенсионерларга ел саен 13нче пенсия түләү турындагы закон проектын кертәчәкләр.
“Мин әзерләгән 13нче пенсияне ел саен түләү турындагы закон проекты үзенең актуальлеген югалтмый, ә киресенчә, тагын да көнүзәгрәк була бара. Мин беренче тапкырдан ук хуплау алмаган бу документны эшләп бетерергә җыенам. Экспертлар һәм коллегалар белән фикер алышкан төзәтмәләрне исәпкә алырга һәм закон проектын ел ахырына кадәр кабат кертергә планлаштырам”, – ди Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов.
Аның сүзләренчә, икенче ел рәттән югары инфляция күзәтелә, шуңа бу закон проекты бик актуаль. Гражданнарның хезмәт хаклары үсеше аны өлешчә компенсацияли әле, әмма халыкның пенсионерлар кебек аз якланган катламнарының керемнәре бәяләр үсеше тизлегенә өлгерми, ди депутат.