743,5 кв. метр мәйданлы заманча бинаны янгын сүндерү-коткару көчләрен үстерүнең республика стратегиясе кысаларында төзегәннәр.
Төбәк җитәкчесе яңа янгын депосы инфраструктурасы белән танышты һәм бер төркем иптәшләргә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
— Бүген чын-чынлап күңелле вакыйга. Күпмедер вакыт элек без авыл кешеләре, якташларыбыз белән биредә якындагы торак пунктларны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итәчәк депо төзү турында килештек, — дип ассызыклады республика башлыгы Радий Фәрит улы. — Бүген барыннан да элек төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең хезмәтегезне без республикада бик югары бәялибез. Сез шулай ук гуманитар конвойларны озата барасыз — моның өчен дә бик зур рәхмәт!
Фото: Портал Главы РБ.