17 август көнне, 11.00 сәгатьтә Чакмагыш районы үзәгендәге Гаилә белән ял итү паркында Бал бәйрәме узачак, дип хәбәр ителә Чакмагышның мәдәният йортында.
Үткән елны да ул зурлап уздырылганы хәтердә. Умартачылык һәм бал бәйрәме — чын-чыннан олы тантанага әверелгәне истә. Бу хакта «Өмет»тә репортажым да басылган иде.
Әйткәндәй, әлеге бәйрәм — Чакмагыш районының Умартачылар Советы рәисе, үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Умартачылык серләре» клубын хәтсез еллар җитәкләгән журналистика аксакалы Әгъдәл Низаев тырышлыгы белән оештырылып килгән районкүләм ярминкәләр дәвамы. Ул исән чакларында үзәк Почтампт парковкасында оештырылган ярминкәләрне күпләр сагынып, күңелле һәм якты хатирәләр белән генә искә ала.
Автор: Юлай Низаев, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.