Барлык яңалыклар
Социаль мохит
7 июль , 11:47

Аблайда «Саумысыз авылдашлар» бәйрәме якташларны җыйды

Кичә Чакмагыш районының Аблай авылында зурлап «Саумысыз авылдашлар» бәйрәме үткәрелде. Чара ватанпәрвәрлек рухында, авылның Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды.  

Аблайда «Саумысыз авылдашлар» бәйрәме якташларны җыйды
Аблайда «Саумысыз авылдашлар» бәйрәме якташларны җыйды

Үрнәк авыл Советы башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова хәбәр итүенчә, күңелле бәйрәм чарасы якташларның бердәмлеген, туган якны, яшәгән җирне яратуларын янә бер мәртәбә исбат иткән.

Бәйрәм тантанасында күпсанлы абруйлы кунаклар да катнашты. БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты ФәритГыйндуллин, Чакмагыш районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов, Уфа шәһәрендәге «Альфа» компаниясе директоры Мидхәт Вильданов, «Базы» жәмгыятеннән бригада җитәкчесе Рәфис Мөхияров һәм «Юлдаш» жәмгыятеннән Мәзһәр Саматов авыл халкын ихлас котлап, аблайлыларга алга таба зурдан-зур казанышлар теләгәннәр.

«Авыллар — байлыгыбыз», ди халык. Чыннан да шулай ул. Әлеге бәйрәмдә авылдашларның яше дә, карты да рәхәтләнеп күңел ачты. Сәхнә түрен мәдәни программа бизәсә, мәйданда шаулап-ягөрләп халык уеннары, төрле ярышлар үтте.

Рәсимә Дамир кызы ассызыклавынча, бәйрәм рухы чара буена хөкем сөргән. Биредә туганнар, дуслар, сыйныфташлар очрашкан, халык чын-чыннан матур итеп ял иткән.

Әлбәттә, авылдашларның бердәмлеге, шулкадәр авыл өчен бергәләп җан атып яшәүләре мактауга лаек. Афәрин, Аблай халкы! Сез күпләр өчен үрнәк. 

Юлай Низаев әзерләде.

Аблайда «Саумысыз авылдашлар» бәйрәме якташларны җыйды
Аблайда «Саумысыз авылдашлар» бәйрәме якташларны җыйды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: