Барлык яңалыклар
Социаль мохит
6 июль , 19:58

Радий Хәбиров Евразия күчмә цивилизацияләр музеен үстерү буенча фикеләрен белдерде

Бүген Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее эшчәнлеген башлап җибәрде.

Радий Хәбиров Евразия күчмә цивилизацияләр музеен үстерү буенча фикеләрен белдерде
Радий Хәбиров Евразия күчмә цивилизацияләр музеен үстерү буенча фикеләрен белдерде

600 кв.м мәйданлы бина XIV-XV йөзләрдәге тарихи һәйкәлләр тирәсендә формалаша торган яңа туристик кластерның беренче объекты булды. 

Кластерның төп объекты якынча 20 мең кв. м мәйданлы күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее булачак. Аның белән янәшә башкорт аты һәм ау кошлары Үзәге, шулай ук СПА-санаторий "Кочевник" булдырырга ниятлиләр.

Биредә үк үзәкнең алдагы эшен, аның киләчәген кайгыртып проектлар презентациясе үтте.

— Визит-үзәк — ул әле башлангыч кына. Ләкин мин бу вакыйгага Монголия, Кытай Халык Республикасы, Казахстан, Үзбәкстан, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, шулай ук Калмыкия һәм Татарстан делегацияләре килүенә бик шатмын, — диде Радий Хәбиров презентацияне ачып. - Бу үзәк барыннан да элек фән турында. Без инде дустанә илләргә алты фәнни экспедиция җибәрдек. Һәм бу эшне дәвам итәчәкбез. Без монда фәнни эзләү атмосферасын булдырырга телибез. Бу өлкәннәргә дә, яшьләргә дә кызык булыр дип уйлыйм. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, музей булдыру —халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк.

— Халыклар дуслыгын данлаган үзәк — аеруча мөһим. Төрле милләт вәкилләре, бер-берсен хөрмәт итеп һәм иң яхшы хисләр белдереп, монда җыелдылар. Мин безнең экспедицияләребез булган дәүләтләрнең фәнни учреждениеләренә рәхмәт белдерәм - бу Монголия дә, Казахстан да, Үзбәкстан да, Кыргызстан да, Әзербәйҗан да. Бөтен җирдә дә безнекеләрне зур җылылык һәм хөрмәт белән кабул иттеләр, - дип әйтте ул.

Фото: Портал Главы РБ

 

Радий Хәбиров Евразия күчмә цивилизацияләр музеен үстерү буенча фикеләрен белдерде
Радий Хәбиров Евразия күчмә цивилизацияләр музеен үстерү буенча фикеләрен белдерде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: