Барлык яңалыклар
Социаль мохит
4 февраль , 12:08

Арттырдылар

Февральдән 40тан артык төр социаль түләүләр һәм пособиеләр 7,4 процентка индексацияләнде. 

brobank.ru
brobank.ru

Илдә агымдагы елның 1 февраленнән 40тан артык төр социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр 7,4 процентка индексацияләнде дип хәбәр иткән идек.

Әлеге чараларның күбесе балалы гаиләләргә кагыла. Әйтик, бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр түләнүче пособие күләме 24604 сум булачак. 8 яшьтән зуррак баланы, инвалидлыгы булган яки берничә баланы уллыкка алганда бер тапкыр 187996 сум күләмендә пособие бирелә. Моңа кадәр эшләмәгән ата-анларга баланы яшь ярымга кадәр караган өчен айлык пособиенең күләме 9227 сумнан башлана.

Пособиләр күләме арту, бер яктан, яхшы әлбәттә. Әмма икенче яктан уйласаң, хезмәт хаклары югары булса, яшь гаиләләр өчен күпкә яхшырак булыр иде. Сез ничек уйлыйсыз?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: