Барлык яңалыклар
Социаль мохит
26 сентябрь 2023, 09:41

Кайсыберләрнең пенсиясе артачак

Кемнәр күбрәк акча ала башлар?

https://vk.com
https://vk.com

2024 елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,5 процентка индексацияләнергә мөмкин. Бу хакта “Коммерсант” гәзите Русия Социаль фондының бюджет проектына сылтама белән хәбәр итә.

“Социаль фондның бюджет проектына ярашлы, 2024 елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,5 процентка – инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнә. Нәтиҗәдә картлык буенча страховка түләвенең уртача күләме 23,4 мең сум булачак”, – дип хәбәр итә басма.

Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин еллык Юлламасы белән чыгыш ясаганда халыкның кереме артуы төп максат булырга тиеш дигән бурыч куйган иде хөкүмәткә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: