Барлык яңалыклар
Социаль мохит
6 сентябрь 2022, 13:07

Ташламалы ипотеканы озайтырлармы?

Күп гаиләләр моңа сөенер иде. 

yakutsk.ru
Фото:yakutsk.ru

Русия Төзелеш министрлыгы яңа төзелгән йортларга ташламалы ипотеканы 2022 елдан соң да озайтырга кирәк дип саный. Шулай итеп, илдә торак төзелеше темпларын саклап һәм аңа ихтыяҗны арттырып булачак дип сөйләде Көнчыгыш икътисад форумында Русия төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин.

«Без озайтуны хуплыйбыз. Сентябрь урталарында ихтыяҗның ниндирәк хәлдә булуын карагач, бу мәсьәләгә кире кайтачакбыз. Хөкүмәттә уртак карар кабул итәчәкбез», – диде ул ТАСС агентлыгы белән әңгәмәдә.

Никита Стасишин искәрткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча 2030 елга Русия ел саен 120 млн квадрат метр торак төзелешенә чыгарга планлаштыра. Әмма, моннан тыш, бу яңа торакка зур ихтыяҗ да кирәк. «Моның өчен ташламалы программалар кимендә шул вакытка кадәр гамәлдә булырга тиеш», – дип әйтте министр урынбасары.

Русиядә милли проектлар Президент Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле башкарыла.

Чыганак: "Татар-информ". 

Читайте нас: