Шәхес янында
14 Сентября , 12:45

Розалина Гайфулина чынбарлыкны яшермичә сөйләде...

- Хәерле көн, Розалина! Әнгәмә корырга ризалык биргәнегез өчен без бик рәхмәтле, шәп килеп чыгар дип ышанып калам. Беренче сорау болай яңгырый: без сезнең Олы Шады авылында туып-үскәнегезне беләбез. Балачак хәтирәләре нинди ул сезнең? Күңелегездә аерым урын алып торган вакыйга бармы?

- Сәлам, Гөлназ! Мин бик шат сезнең белән элемтәдә булуыма. Иң җылы, яхшы хәтирәләр балачакта минем өчен зуринәйнең йорты. Бүгенге көнгә кадәр  төшемә зуринәй-зурәтәйнең йөрты керә. Балачак безнең шунда үтте. Зуринәй белән бәләкәй бакчага чыгып, самоварда чәйләр кайнатып, көеп беткән табага май салып, ярып кына бәрәнге кыздыра идек.

Мич буенда урнашкан каты матрас өстенә ятып, юрган белән ябынып, апайларым белән өчәүләшеп йоклый идек. «Ыжлап» эшләгән телевизордан мультфильм карый идек. Ул бит әле көннең бер сәгатендә генә була, көтеп алабыз. Кич рәхәтләнеп өстәл артына утырып, чәй эчүләре... Беләсеңме, фотосурәт кебек хәтерлим бу мизгелләрне. Хәтеремдә нык матур, җылы, рәхәт мизгелләр булып истә калган.

 

- Балачак, яшь-үсмер чакта тыныч, басынкымы яки шук, хулиган кыз бала булып үстегезме?

- Балалар бакчасына йөргән чагымны нык хәтерләмим. Ә мәктәп елларында мин сыйныфның активына кергән кеше. Без дус кызларым белән дүртәү бик актив һәм дәртле кызлар булдык, «главарьләре» мин идем. Клубка чыгарга да яраттык. Ләкин, өлеш гел миңа төшә иде нигәдер. Берәр нәрсә булса, «Розалина, син барсын да котырткансың!», дип тиргиләр иде инде.

Аңа карамастан, бер генә конкурс, олимпиада да минсез  үтмәде. Олы Шады авылында татарлар яшәвенә карамастан, бездә башкорт мәктәбе урынлашкан. Башкорт теле буенча барлык олимпиадага мин йөрдем инде. 1 урыннар яуладым, Стәрлетамакка кадәр барып 3 урын яулап кайтканым әле дә хәтердә! Сценкалар да куя идек.

Үкенмим шук булып үскәнемә. Хәтта шундый булырга кирәк диясем килә. Олыгайгач исегезгә алырга төрле вакыйгалар, кызыклы мизгелләр булачак. Бик кайтарыр идем шул вакытларны.

 

- Уфа сәүдә-икътисад көллиятендә укыганыгызны беләбез. Үзегезнең олы тормышка беренче адымнар баскан көннәрне искә алып, бүгенге көнне 1 курс студентларына нинди теләкләрегез бар?

-Без, сыйныфташым, ул якын дустым да, бер уку йортына кердек, бер тулай торакта яшәдек. 3 ел укыган вакытта, кендеккә-кендек берегеп йөрдек. Мин аңа бик рәхмәтлемен, чөнки һәрвакыт бер-беребез өчен тау кебек тордык. Хәтта икәү бергә булган очракта да, беренче курсның ярты елы нык авыр булды. Нык сагына идек әти-әниләрне, авылны...

Ерак ара, 3 сәгать автобус та кайтырга кирәк. Ул автобусын бер сәгать вокзалда көтәргә кирәк. Шимбә көнне икедә паралардан чыгабыз, сәгать дүрттә автобуска утырабыз, кичке 8-9да гына кайтып җитәбез. Ә икенче көнне тагын шәһәргә китәргә кирәк. Ярты ел укыгач, Яңа елдан соң, кайтулар сирәкләнде. Яз җитте, Уфа ямьләнде; кинотеатрларга йөри башладык.

Студент еллары бик кызык булды, ләкин бик актив катнаштык дия алмыйм. Шәһәр кызлары әрсезрәк буладыр, күрәсең. Без авыл балалары булгач, тыйнаграк тоттык үзебезне.

 

- Бер сүз белән: өй төзү – ул...

- Бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Болай әйтәм: бер яктан – мәшәкать, икенче яктан – зур бәхет.

 

- Социаль челтәрләреннән карап, тормыш иптәшегез Марсель абыйны да беләбез. Шуңа күрә мондый сорау, карар кабул иткәндә соңгы сүзне кем әйтә?!

- Күп кешеләр аптырыйлар, «Ничек сез ремонт ясап чыкканда талашып бетмәдегез?» дип. Күзләр генә тимәсен, андый дәрәҗәгә барып җитмәдек. Мәсәлән, берәр нәрсә сатып алырга кирәксә, Марсель миңа күрсәтә, шушындый әйбер алырга кирәк дип. Мин аны хуплап, «Дөрес әйтәсең, мин килешәм синең белән», дим. Мин дизайн, стиль буенча берәр нәрсә әйтсә. Әйе, әйдә шундыйны алабыз, дип хуплап кына тора. Кемнеңдер сүзе мөһимрәк булырга тиеш. Һәрвакыт бердәм булдык. Бер нәрсәгә дә спорлашмадык та.

 

- Ике бала әнисе буларак, үзегезне усал әни дип әйтә аласызмы?

- Мин нык яратам чисталыкны, пөхтәлекне. Мин эшләгән эшемне юкка чыгарсалар яки күрмәсәләр яратмыйм. Дөрес түгел ягым шулдыр: балалар өстәлне чак кына пычратсалар, «Сөртеп алыгыз!», дип кенә торам. Уенчыклар белән уйнадылар икән, "Алып куегыз, мин сезнең арттан алып куярга тиеш түгел", димен. Белмим – бу дөрес хәл микән, юк микән?! Үзләре артыннан чисталык калдырырга өйрәтәм. Нык таләпчәнмын; кычкырып җибәрергә дә мөмкинмен. Хәтта балаларга акырган өчен, үземнең елаган чаклар да бар. Игътибар минем яктан кызларыма 100 процент җитә Аллаһка шөкер. Ләкин шаштырмаска тырышабыз: телефонда да озак утыру юк бездә. Зур кызыбыз – Айсельнең телефоны әле быел гына барлыкка килде. Мәктәпкә керер алдыннан бүләк итәрбез дип вәгъдә биргән идек, шулай булды да.

 

- «Розалина Гайфулина белән бер көн» үткәрергә теләгегез юкмы? Булса, ниндирәк форматта күрәсез?

- Язылучым белән бер көн үткәрәсе килә. Үз-үзен күрсәтергә теләгән кеше белән башкарыр идем бу проектны. Мәсәлән, ул кешенең өскә үрмәләсе, таныласы килә икән. Мин аның авылына барып, тормышын, яшәешен күрсәтер идем, аның турында сөйләр идем. Үзем интервью алучы ягында буласым килә.

 

- Һәрбер кешенең начар гадәте була. Сездә мондый әйбер бармы һәм аны җиңәр өчен нәрсә эшлисез?

- Начар гадәткә керә микән инде бу?! Мин бик җыештырынырга яратам. Бик яратам чисталыкны. Беренче урында минем өчен чисталык, икенче урында балалар, өченче урында үзем. «Үзеңне һәрвакыт беренче урынга куярга кирәк!» дигән сүзне дөрес түгел дип саныйм мин. Өйне җыештырмыйча, табак-савытларымны юмыйча социаль челтәрләргә дә чыга алмыйм. Мин гел бизәнеп кенә утырмыйм, ә өемне карыйм, кызларымны матур киендереп, чәчләрен тарап торырга тырышам. Аш пешкән булырга тиеш һәрвакыт.

 

- «Ни өчен шулай эшләдем/әйттем микән инде, ялгыштым» дип әйтәрлек гамәлегез бармы? Булса, «Өмет» гәзитен укучыларга тулырак сөйләп китегезче.

 - 3 курста укыган вакытта каникулда әни белән нигәдер нык әйткәләшкән идек. Каникулдан киткәч, әнигә ничә айлар буе шалтыратмадым. Гел әтигә генә шалтыратып, хәлләрен белә идем. Әнигә шулкадәр нык ачуым бар иде. Бүгенге исә нәрсәгә икәнен дә хәтерләмим. Әле уйлыйм: ник алай эшләдем микән?! Әнием дә миңа шалтартмый иде бит. Аннан соң, авылга кайткач, дуслашып киттек.

 

- Розалина, зур рәхмәт интервью өчен, бик рәхәт, җылы әнгәмә булды. «Өмет» гәзитенә, аның социаль челтәрләренә язылучыларына теләкләрегезне, ә иң мөһиме – яшәгән дәвердә үзегез өчен чыгарган «алтын» кагыйдәне җиткерегез әле, зинһар өчен.

 - «Өмет» гәзитен укучыларына әйтәсем сүзем шул: хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз! Күп итеп эшләргә, ышанырга кирәк. Бөтен хыялларыгыз да, Аллаһ теләсә, тормышка ашачак! Үз йортыма күчү минем өчен күптәнге хыял иде. Хыялларым тормышка ашты Аллага шөкер.

Елаган вакытлар да, уйга баткан вакытлар да булды. Җиңел түгел - тырышырга, тырмашырга кирәк. Иң мөһиме - яныңда ярдәм итәрлек, кулга-кул тотынып, синең белән бергә атларлык кеше булсын. Русчалатып әйткәндә «Мечтам свойственно свыбаваться!» дип яшәгез.

Автор: Гөлназ Рамазанова. 

 

 

Читайте нас