Барлык яңалыклар
Шәхес янында
3 август , 18:37

Башкортстанның данлыклы шәхесе булды: Чакмагышның кечкенә авылында үскән зур шәхес

Илебезнең башкаласы Мәскәүдә лаеклы тормыш юлы үткән Хәмзә Фарухшин һәркемгә ватанпәрвәрлек үрнәге, һичшиксез мисалы ил патриоты булып гомер итте. Бу турыда  каләмдәшебез, Русиянең һәм Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР Фотографлар союзы вәкиле Юлай Низаев яза.  

Башкортстанның данлыклы шәхесе булды: Чакмагышның кечкенә авылында үскән зур шәхес
Башкортстанның данлыклы шәхесе булды: Чакмагышның кечкенә авылында үскән зур шәхес

Чакмагыш районының Сары-Айгыр авылында туып-үскән зурәтием, данлыклы очучы, авиация полковнигы Хәмзә Шәйхелислам улы Фарухшин — озын һәм катлаулы юл үткән. Үзебез һәр көнне тапшыруларын караган «Останкино»  телестудиясендә дә хезмәт куйды ул. 

Менә миңа да ул тырышып шөһрәтле хезмәт куйган урында быел эшлекле сәфәр белән булырга туры килде. Спортта ирешелгән югары күрсәткечләр өчен СССР спорт мастеры (классик көрәш һәм парашют спорты буенча) һәм Бөтенсоюз категорияле судья дигән дәрәҗәләргә ия булган Хәмзә зурәтием. Өч мәртәбә Советлар Союзы Герое, маршал Покрышкин үз кулы белән ДОСААФ Үзәк Комитеты билгесен һәм грамотасын тапшырган аңа. Зурәтием озак еллар илебез башкаласының Люберцы шәһәрендә игелекле гомер кичерде.

Һәрвакыт туган төягенә кайтып, туганнары һәм якташлары белән аралашып, яшь буынга үрнәк булып яшәде ул. Дан казанган, күпсанлы милләттәшләребез өчен үрнәк булып яшәгән бөек шәхесебез үткән ел бакыйлыкка күчте. Бихисап хөкүмәт хөрмәтләүләренә лаек булган кешелекле кеше, олуг шәхес ул.

Автор: Юлай Низаев.

Башкортстанның данлыклы шәхесе булды: Чакмагышның кечкенә авылында үскән зур шәхес
Башкортстанның данлыклы шәхесе булды: Чакмагышның кечкенә авылында үскән зур шәхес
Башкортстанның данлыклы шәхесе булды: Чакмагышның кечкенә авылында үскән зур шәхес
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: