БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, ЛДПР сәяси партиясе әгъзасы Эдуард Шалико улы Сардаров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның парламентка Юлламасына карата үз фикерен белдерде:
"Башлыкның Юлламасы, беренче чиратта, махсус хәрби операциягә, СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә багышланган иде. 2026 елда төбәк Башлыгы: Барысы да җиңү өчен! Башкортстан гадел һәм күп полярлы дөнья урнаштыруга зур өлеш кертә! Тарихта һәрвакыттагыч, безнең төбәк Русиянең терәге булып тора, тарихи дөреслекне яклый! – дигән девиз астында эшләргә тәкъдим итте".