Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь , 20:23

Радий Хәбиров Президентка рәхмәтләрен җиткерде

Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ил Президенты Владимир Путинга төбәкнең эшен һәм мөмкинлекләрен югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерде. Республика җитәкчесе Русия-Таҗикстан индустриаль паркын төзү проекты турында сөйләде.

"Без сәнәгать кооперациясен үстерүгә, чит ил партнерлары белән уртак проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирәбез, бу безнең тышкы икътисади эшчәнлегебезнең мөһим юнәлеше. Индустриаль парк проектын гамәлгә ашыру белән безнең Үсеш корпорациясе шөгыльләнә, федераль бюджет хисабына коллегаларга җитештерү мәйданнарын реконструкцияләргә һәм модернизацияләргә кирәк булачак”, — дип билгеләп үтте республика Башлыгы.

Хәбиров сүзләренчә, индустриаль парк эшчәнлеге җиңел һәм металлургия сәнәгатен, станоклар төзүне үстерүгә юнәлдереләчәк, монда медицина җиһазлары җитештереләчәк. Башкортстан инвесторлары бу проектта катнашырга тели һәм потенциаль резидентлар Таҗикстанда булдылар, дип өстәде төбәк Башлыгы.

"Алга таба эшлибез. Тагын бер тапкыр безнең Президентка игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт!" –  диде Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, “Ел нәтиҗәләре” вакытында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы журналисты Ләйсән Закирова Владимир Путиннан Таҗикстанда индустриаль парк булдыруда Башкортстанның халыкара хезмәттәшлеге һәм тәҗрибәсе турында сорады. Президент, сорауга җавап биреп, Башкортстанның алга киткән технологик базасын билгеләп үтте.

"Ышанам, Башкортстан, аның алга киткән технологик базасы, сәнәгать базасы белән, кирәкле роль уйнаячагына һәм үз алдына куйган барлык максатларга ирешәчәгенә шикләнмим. Әгәр моңарда ихтыяҗ бар икән, федераль хөкүмәттән сезне хуплавын сорыйм”, — диде дәүләт башлыгы туры линия вакытында. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас