Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 декабрь 2025, 10:42

Путинга ничек сорау биреп була?

Вакыйгага 11 көн калды. 

 Русия Президенты Владимир Путинга сорауны ил башлыгы белән туры линиянең сайты адреслары аша: moskva-putinu.ru и москва-путину.рф, шулай ук 0–40–40 яисә   8–800–200–40–40 телефоннары буенча СМС һәм ММС җибәрергә мөмкин. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә.

Моннан тыш, сораулар “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә тапшыруның рәсми төркемнәре аша кабул ителәчәк. Шулай ук тапшыруның сайтына күчеп, махсус мобиль кушымта йөкләп була, сорауны аның аша да җибәрергә була. Моңа өстәп МАХ мессенджерындагы max.ru/moskvaputinu чат-бот белән кулланырга мөмкин.

Сорауларны кабул итү  19 декабрь көнне тапшыру тәмамланганчы дәвам итәчәк.  

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас