Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 ноябрь 2025, 13:25

Бюджет: күбрәк керәме, әллә чыгамы?

Башкортстанда бюджет турында закон проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар узды.

Әлфия Шакирҗанова.
Фото: Әлфия Шакирҗанова.

Башкортстанда “2026 елга һәм 2027-28 елларның планлы чорына Башкортстан бюджеты турындагы” закон проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар узды.

Дәүләт Җыелышы спикеры Константин Толкачев әйтүенчә, халыктан конкрет һәм конструктив тәкъдимнәр килгән. Мәсәлән, гражданнар махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бушлай юлламалар бирү программасын киләсе елга озайтырга, пенсионерларга транспорт салымы буенча ташламаларны калдырырга тәкъдим иткәннәр. Моннан тыш, минималь хезмәт хакын арттыруга, шулай ук Уфаның кайсыбер урамнарындагы юлларны төзүгә бюджетта финанслар бүлергә кирәк дигән фикерләрен җиткергәннәр.  

Киберҗинаятьчелек темасы да читтә калмаган. Иҗтимагый дискуссиядә катнашучыларның берсе телефон мошенниклыгына каршы тору программасын эшләү һәм бу явызлыкка каршы көрәш буенча бердәм үзәк булдыру кирәклеге турында белдергән.

“Уфада математика лицей-интернатын һәм Нагай авылында балалар бакчасын төзүгә кагылышлы тәкъдимнәр дә булды. Барлык тәкъдимнәр дә җентекле анализланачак, ә аларның авторлары тулы җавап алачак”, – ди Константин Толкачев.

Исегезгә төшерәбез, “2026 елга һәм 2027-28 елларның план чорына Башкортстан бюджеты турындагы” закон проектын депутатлар ноябрь ахырында беренче укылышта караячак. Әлегә төп финанс документ өстендә эш парламент комитетларында алып барыла.

Закон проектына ярашлы, республика бюджетының параметрлары керемнәр буенча:

2026 елда – 314,1 миллиард сум,

2027 елда – 328,5 миллиард сум,

2028 елда – 351,7 миллиард сум;

ә чыгымнар буенча:

2026 елда – 336,6 миллиард сум,

2027 елда – 337,5 миллиард сум,

2028 елда – 351,7 миллиард сум дип билгеләнгән.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас