Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 август 2025, 09:16

Трамп Путинның гамәлен югары бәяләгән

Кремлин.ру
Фото: Кремлин.ру

АКШ президенты Дональд Трамп аның Русия коллегасы Владимир Путинның Аляскада очрашырга ризалашуын бәяләгән. Бу хакта Америка лидеры Көньяк Корея лидеры Ли Чжэ Мён белән уртак матбугат конференциясе вакытында белдерде.

“Ул АКШка бару тәкъдименә әллә ни шат түгел иде. Әмма аның Аляскага килүен мин чынлап та югары бәялим”, – дип ассызыклады Трамп.

Мәскәү вакыты белән 16 август төненә каршы АКШ һәм Русия президентлары Аляскада очрашты һәм 3 сәгатькә якын сөйләшүләр алып барды. Саммит нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыклары прогресс турында белдерде һәм диалогны позитив дип атады.

Моннан тыш, Владимир Путин  Дональд  Трампны күрше буларак сәламләде. Ул саммитны Аляскада үткәрүне логика ягыннан дөрес дип таныды, чөнки Русия белән Аляска, аларны океан аерып торса да, якын күршеләр булып тора. Русия лидеры Америка башлыгына чакыруы өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Чыганак: lenta.ru 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас