Русия Президенты Владимир Путин Көнбатыш аның тынычлык шартларына риза булганчы Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне дәвам итәргә ниятли, Ак йорт башлыгы Дональд Трампның санкцияләрне катгыйландыру турындагы янауларына игътибар итмичә. Моннан тыш, Кремльнең территориаль таләпләре Русия гаскәрләре алга киткән саен киңәя ала.
Кремльгә якын Reuters чыганаклары шулай дип раслый. Аларның мәгълүматлары буенча, Русия Президенты икътисадны да, илнең армиясен дә Көнбатышның теләсә нинди яңа басымына түзәрлек дәрәҗәдә көчле дип саный.
“Путин фикеренчә, Украинада тыныч җайга салу детальләре турында беркем дә, шул исәптән америкалыларны да кертеп, аның белән җитди фикер алышмаган, шуңа күрә ул теләгәненә ирешкәнче [хәрби гамәлләрне] дәвам итәчәк”, — дип белдерде Reuters-ка аталмаган чыганакларның берсе. Аның сүзләренчә, АКШ президенты махсус вәкиле Стив Уиткоффның Мәскәүгә килүен җитди фикер алышу дип санамаганнар.
“Путин Трамп белән мөнәсәбәтләрне һәм Уиткофф белән яхшы сөйләшүләрне югары бәяли, әмма Русия мәнфәгатьләре барыннан да өстен”, – ди Reuters чыганагы.
Путин шартлары арасында чыганак НАТОның көнчыгышка таба киңәймәскә юридик йөкләмәсен, Украинаның хәрби нейтралитетын һәм аның армиясе санын чикләүне, рус телле халыкны яклауны, шулай ук Русиянең дүрт яңа төбәген тануны атады. Өстәвенә, Русия Президенты шулай ук эре державалар катнашлыгында Украина өчен хәвефсезлек гарантияләре турында фикер алышырга әзер, “гәрчә әлегә моның ничек эшләячәге бик үк ачык түгел”.
Чыганак: lenta.ru