27 июньдә Владимир Путин Минскида Югары Евразия икътисади советы утырышыннан соң чыгыш ясады.
Анда яңгыраган төп фикерләр:
–Русия Киев белән сөйләшүләрнең яңа раундына әзер, урын һәм вакытны килештерәсе калды. Киев белән сөйләшүләрнең киләсе раундын Русия Истанбулда уздырырга әзер һәм Эрдоганга ярдәм өчен рәхмәтле.
–Русия һәм Украинаның җайга салу буенча меморандумнары проектлары сөйләшүләрнең өченче раунды барышында фикер алышу предметы булырга тиеш.
– Әсирләрне алмашу мөһим һәм РФ һәм Украина арасындагы проблемаларның асылы турында фикер алышу өчен шартлар тудыра.
– Русия Украинага һәлак булган ВСУ солдатларының тагын 3 мең гәүдәсен тапшырырга әзер.
– РФ чыгымнары СВОны уңышлы тәмамлауга исәпләнгән.
– ЕАЭС икътисадының үсеш темплары дөньякүләм уртача күрсәткечләрдән югарырак, бу илләрнең уртак эшенең бик яхшы нәтиҗәсе. Россия ЕАЭС саммиты нәтиҗәләреннән канәгать.
– Русияне НАТОның көнчыгышка таба киңәюе уңаеннан төп башына утырттылар, гәрчә бер дюймга да киңәю булмаячак дисәләр дә, берничә киңәю дулкыны булды.
– Көнбатыш сепаратизм һәм террорчылыкны “Русиягә каршы булса барысы да яхшы" принцибы буенча хуплады. Русия түгел, ә Көнбатыш агрессив.
–Көнбатыш белән “бер капкага уен” тәмамланды.
– Хәрби чыгымнарга Русиянең 223 трлн эчке тулаем продуктыннан 13,5 трлн сум сарыф ителә.
–Русия СВОны илгә кирәкле нәтиҗә белән тәмамларга тели, оборона чыгымнары Европага карата агрессиягә түгел, ә моңа юнәлдерелгән.
– Владимир Путин көнбатышта Русия икътисадын "җирләүгә" омтылу турында “тиздән үзләре үләчәкләр, ә безне җирлиләр", диде.
–Санкцияләр никадәр күбрәк булса, бу санкцияләрне кертүчеләр өчен шулкадәр начаррак.
– РФ Президенты элемтәләргә һәм очрашуларга, шул исәптән Трамп белән дә, ачык булуын белдерде.
– Трамп чын күңелдән Украина тирәсендәге конфликтны җайга салырга омтыла.
– РФ һәм АКШның икътисади хезмәттәшлектә перспективалары яхшы, Америка бизнесы Русия базарына кайту теләге турында сигнал бирә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.