АКШның элекке президенты Джо Байденда простата бизе яман шешенең агрессив формасын ачыклаганнар. Сәясәтченең командасы узган атнада Ак йортның элекке башлыгы кече йомышын йомышлаганда авырту тойгысы аркасында медицина тикшерүе үтүен хәбәр иткән. Берничә көннән аның сөякләрендә метастазалар тапканнар һәм яман шеш диагнозы куйганнар.
“Бу авыру үтә агрессив формада булса да, яман шеш гормоннарга сизгер, күрәсең, шуңа аны дәвалап була”, – дип хәбәр иткән сәясәтченең командасы.
Әлеге вакытта Джо Байден медиклар белән бергә дәвалану вариантларын өйрәнәләр.
АКШта Байденның хәтере ялгышуы турында сөйләгәннәр
Журналистлар Алекс Томпсон һәм Джейк Тапперның китабында Американың элекке лидерының президентлык чорының уртасында ук 10 ел чамасы бергә эшләгән ярдәмчеләренең исемнәрен онытуы хакында язылган. “2022 елның декабрендә ул хәтта милли хәвефсезлек буенча элекке киңәшчесенең исемен исенә төшерә алмаган, шулай ук вице-президент булып эшләгән вакытлардагы коммуникацияләр буенча директор исемен дә”, – дип язганнар авторлар.
Шулай ук журналистлар Байденның ярдәмчеләре аның акыл деградациясе дәрәҗәсен яшерү өчен сәясәтчене кул астында эшләүчеләрдән сакларга тырышкан, дип язган.
Ак йортның элеккеге башлыгы тотлыкмыйча ике минутлык видеомөрәҗәгать әйтә алмаганда, ярдәмчеләрt аны монтаж сизелмәсен өчен берьюлы ике камерадан төшергәннәр, ди...
Чыганак: lenta.ru