Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 март 2025, 11:03

Бу кешеләр депутат була алмаячак

Кемнәр турында сүз бара?

Язгөл Сафина
Фото: Язгөл Сафина

Власть органнарында вазифа биләүче чит ил агенты дип танылган затларның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылачак закон проектын март аенда БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай соңгы укылышта караячак. Бу хакта республика парламенты хәбәр итә.

Нәтиҗәдә “БР Башлыгы турында” һәм “БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты статусы турында” республика законнары үзгәртеләчәк. Вәкаләтләр вакытыннан алда туктатылырга мөмкин булган нигезләр исемлеген яңа пункт белән тулыландырачаклар. Парламент рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, мондый карар милли хәвефсезлек мәнфәгатьләре белән бәйле, чөнки чит ил йогынтысында булган вазифа биләгән затларның конфиденциаль мәгълүматны белү һәм аны куллана алу мөмкинлеге ил мәнфәгатьләренә зыян китерергә мөмкин.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас