Быел БР Дәүләт Җыелышы үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә. Шуңа бәйле рәвештә республика мәктәпләрендә парламент дәресләре уздыру турында карар кабул ителде. Депутатлар үзләренең сайлау округларында урнашкан мәктәпләргә барачак, парламент эшчәнлеге турында сөйләячәк. Бу хакта Дәүләт Җыелышы-Корылтайда хәбәр итәләр.
Корылтай рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, шул рәвешле укучылар власть органнары эшчәнлеге турында дәреслектән түгел, ә бу өлкәдә эшләүче һәм карар кабул итүче кешеләрдән беләчәк. Алар депутатларга сораулар бирә алачак, мондый очрашулар озакка хәтердә калачак. Парламентның ничек формалашуы, карарларның ничек кабул ителүе турындагы белемнәр укучыларга киләчәктә республика һәм ил тормышында катнашучы җаваплы гражданнар булырга мөмкинлек бирәчәк. Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 30 еллыгы кысаларында башка чаралар да планлаштырылган.
Чыганак: bashinform.ru