Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 июнь , 18:37

"Зур күләмле проектлар тормышка ашырыла башлады, аларны тәмамларга кирәк"

Радий Хәбиров төбәк җитәкчесе вазифасында күп проектларга башлангыч салды, ди БАГСУ ректоры Данияр Абдрахманов.

bagsurb.ru
bagsurb.ru

4 июньдә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең партия конференциясе үтте. Анда делегатлар Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы сайлауларына кандидат итеп тәкъдим иттеләр.

Бу уңайдан БР Башлыгы каршындагы БАГСУ ректоры Данияр Мәүлияр улы Абдрахманов, үз фикерен белдереп, болай диде:

– Радий Фәрит улы төбәк җитәкчесе вазифасында беренче срокта бик уңышлы эшләде. Шуны да әйтергә кирәк, республика өлешенә төшкән сынауларны аның элеккеге башлыкларына үтәргә туры килмәде. Зур күләмле проектлар тормышка ашырыла башлады, аларны тәмамларга кирәк. Шул ук вакытта хәзер ил төбәкләре арасында федераль акчалар, Русия һәм халыкара инвестицияләр кебек ресурслар өчен ярыш бара. Бүген тизлекне акрынайтучылар читтә калачак. Радий Фәрит улы эшне шундый итеп төзи алды – республика, биш элек белән чагыштырганда, күпкә тизрәк һәм ышанычлырак үсеш ала. Бу эшне дәвам итү мөһим. Шуңа Радий Хәбировның тәкъдим ителүе лөгәтькә туры килә һәм бу халык өчен дөрес.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: