Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 июнь , 23:52

"Киләчәккә ышаныч кирәк"

Ә бу ышаныч өчен бүген шартлар тудырыла, ди “Многодеток” оешмасы рәисе Ирина Сухарева. 

terrasale.com
terrasale.com

Бүген, 4 июньдә, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең партия конференциясе үтте.

Анда делегатлар Радий Хәбировны Башкортстан Башлыгы сайлауларына кандидат итеп тәкъдим иттеләр.

Бу уңайдан “Многодеток” автономияле коммерция булмаган оешма рәисе Ирина Равил кызы Сухарева, үз фикерен белдереп, болай диде:

– Радий Хәбировның без барыбыз да туган кешеләр дигән сүзләре миңа бик ошый. Республикада яшәүчеләрнең барысы да – зур тату гаилә. Бездә шулай булып калсын өчен балалар күбрәк туарга тиеш. Ә моның өчен киләчәккә ышаныч кирәк. Радий Фәрит улы башкарган барлык эшләр дә шушы ышаныч өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: