Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 Май , 13:06

Сайлау көне билгеле

Быел көзен төбәк җитәкчесен сайлаячакбыз.

Мәгълүм булуынча, быел көзен Республика Башлыгын сайлаячакбыз.

Кичә, 30 майда, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары “Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауны билгеләү турында” карар кабул итте.

Сайлау 8 сентябрьдә үтәчәк. Республика җитәкчесен сайлау кампаниясе тиешле карар кабул ителү белән рәсми рәвештә башлана.

–  Кандидатларны сәяси партияләр тәкъдим итә. Башкортстан Конституциясенә ярашлы, республика Башлыгы булып 30 яшькә җиткән һәм илебез территориясендә даими яшәүче Русия Федерациясе гражданины сайлана ала. Кандидатның чит ил гражданлыгы, яшәүгә рөхсәте яки чит илдә даими яшәү хокукы бирә торган башка документы булырга тиеш түгел, – диде Корылтай рәисе Константин Толкачев.

Аның әйтүенчә, Республика Башлыгын сайлау – төбәкнең алдагы биш елга үсеш юнәлешен билгеләүче мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга.

Әйткәндәй, ил Президенты Владимир Путин Радий Хәбировның яңа срокка тәкъдим ителүен хуплады.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: