Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 Май , 13:18

Яңа Хөкүмәткә кемнәр керде?

 5 министрлык турыдан-туры президентка буйсына.

penzaobzor.ru
penzaobzor.ru

Узган атнада, Русия Президенты Владимир Путин инаугурациясеннән соң, Хөкүмәт отсавкага киткән иде. Атна ахырында ил җитәкчесе хөкүмәт башлыгы вазифасына кабаттан Михаил Мишустинны тәкъдим итте.

Мишустин исә, премьер-министр вазифасына тәгаенләнгәч, Дәүләт Думасына хөкүмәтнең яңа составын тәкъдим итте. Ул беренче вице-премьер вазифасына Денис Мантуровны күрсәтте. Бу Русиягә техник үсеш кирәклеге белән аңлатылды. Моңа кадәр вице-премьер булган Виктория Абрамченконы Дмитрий Патрушев алыштырды. Хөкүмәт Рәисенең урынбасарлары исемлегендә Виталий Савельев, Александр Новак, Дмитрий Григоренко, Дмитрий Чернышенко, Татьяна Голикова, Алексей Оверчук, Юрий Трутнев һәм Марат Хөснуллин урын алды. Шул рәвешле, яңа составта, элекке кебек үк, премьер-министрның 10 урынбасары була.

Министрларга килгәндә, аларның бер төркеме үз вазифаларында калды: Антон Котяков – хезмәт, Александр Козлов – табигать ресурслары һәм экология, Сергей Кравцов – мәгариф, Ольга Любимова – мәдәният, Максим Решетников –икътисади үсеш, Антон Силуанов – финанслар, Михаил Мурашко – сәламәтлек саклау, Ирек Фәйзуллин – төзелеш, Валерий Фальков – фән һәм югары белем, Мәкъсүт Шадаев – цифрлы үсеш, Алексей Чекунков Ерак Көнчыгыш һәм Арктика үсеше буенча министрлыкны җитәкли.

Яңаларга килгәндә, транспорт министры вазифасына Курск өлкәсе губернаторы булган Роман Старовойт билгеләнде. Сәнәгать һәм сәүдә өчен Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов җавап бирәчәк. Энергетика министры итеп – Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев, ә авыл хуҗалыгы министры итеп ведомство башлыгының беренче урынбасары вазифасын биләгән Оксана Лут расланды. Спорт министрлыгын җитәкләү Хабаровск крае губернаторы Михаил Дегтяревка йөкләнде.

Шулай итеп, хөкүмәттә, элекке шикелле, 21 министрлык эшли. 5 ведомство турыдан-туры дәүләт башлыгына буйсыначак. Алар – Чит ил эшләре, Юстиция, Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр һәм Оборона министрлыклары. Бу ведомстволарның җитәкчеләрен Владимир Путин үзе раслый. Һәм раслады да. Менә монда күпләрне гаҗәпләндергән үзгәрешләр булды. Оборона министры вазифасына Президент Андрей Белоусовны тәкъдим итте. Соңгы 12 елда ведомствоны җитәкләгән Сергей Шойгу Иминлек Советы секретаре итеп билгеләнде. Калган көч структураларында үзгәрешләр юк. Ә Исәп палатасына Борис Ковальчук билгеләнде, моңа кадәр ул “вазифаларны башкаручы” булып тора иде. 

Оборона министры итеп Белоусовны кую беренче карашка лөгатькә туры килмәгән кебек тоелды: чөнки элекке беренче вице-премьерның хәрби өлкәгә кагылышы юк. Ул икътисадчылар нәселеннән, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган, фән белән шөгыльләнгән. Дәүләт хезмәтен Икътисади үсеш министрлыгында башлаган, Хөкүмәт Аппаратының икътисад һәм финанслар департаментын җитәкләгән, Президент ярдәмчесе булып эшләгән. Кремльдән әйтүләренчә, “бүген армиягә нәкъ менә аның инновацияләр кертү һәм ресурсларны дөрес бүлү тәҗрибәсе кирәк”. Чөнки Андрей Белоусов үзен каты, шул ук вакытта патриотик һәм техник карашлы кеше буларак танытты. Хәрби белеме булмаса да, көчле икътисадчы һәм тәҗрибәле стратег, диләр аның турында. Президент белән утырышларда ул илнең хәрби сәнәгатендәге проблемалар турында күп тапкырлар ачыктан-ачык сөйләде, кимчелекләрне җентекләп аңлатып, үзгәрешләр тәкъдим итте. Белоусов хәрби-сәнәгать комплексын каты тәнкыйтьләгәч, махсус операция баруга карамастан, тармак эшчәнлегендә үзгәрешләр башларга мәҗбүр булдылар.

Ә Шойгу Хәрби-техник хезмәттәшлек буенча федераль хезмәт эшен контрольдә тотачак, бер сүз белән әйткәндә, үзе “эчтән белгән” өлкәдә эшләвен дәвам итә. Моңа кадәр бу вазифада Николай Патрушев иде, хәзер ул Путин янына эшкә күчте.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: