Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 Май , 15:16

Зөһрә Гордиенко – эшкуарлык һәм туризм министры

Моңа кадәр ул Кыйгы районын җитәкләде. 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Башкортстан Башлыгы Радия Хәбирова Указы белән Зөһрә Гордиенко Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры итеп билгеләнде.

Белешмә:

Гордиенко Зөһрә Мәүлитбай кызы 1976 елның 23 ноябрендә Учалы районының Рәсүл авылында туган. Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтын тәмамлый. Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы.

1995-2002 елларда – физик культура укытучысы, Межозерный төп гомум белем бирү мәктәбенең уку-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

2002-2007 елларда – физик культура укытучысы, Учалы районының 12нче башкорт лицееның тәрбия эше буенча директоры.

2007 елда – Учалы районы һәм шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү филиалы директоры.

2007-2011 елларда – Учалы районы хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе.

2011 елда – “Горняк” стадионы директоры.

2011-2020 елларда – Учалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча, аннары социаль сәясәт буенча урынбасары.

2020-2024 елларда – Кыйгы районы хакимияте башлыгы.

Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: