Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 Май , 00:03

Хөкем итүче кем?

Башкортстанда яңа судьялар билгеләнде.

https://triptonkosti.ru
https://triptonkosti.ru

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда судьялар билгеләү турындагы Указга кул куйды.

Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган документтан күренүенчә, алты елга Башкортстан Югары Суды рәисе урынбасары итеп Яүдәт Идрисов билгеләнә. Ә Башкортстан Югары Советы судьялары итеп Гөлназ Заһретдинова һәм Айгөл Сәлишева тәгаенләнгән.

Бөре районара суды рәисе итеп Рөстәм Хәкимов билгеләнде, Кушнаренко районында шундый ук постны Ринат Шахмуратов алды. Әлшәй район суды судьясы булып – Индира Уралбаева, Караидел судында Светлана Шуматбаева эшләячәк. Уфаның Киров районы суды судьясы итеп Марина Газимулина, Краснокама районара судыныкына – Татьяна Әхмәтшина, Стәрлетамак шәһәр судына – Фидалия Булатова һәм Инна Гамова, Туймазы районара судына Ильвина Арысланова билгеләнде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: