Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 Май , 16:09

Ил хөкүмәте отставкага китте

Хөкүмәт Михаил Мишустин җитәкчелегендә дүрт елдан артык эшләде. 

ТАСС
ТАСС

Бүген, 7 майда, Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Русия Президенты Владимир Путинның инаугурациясе үтте.

Ил Конституциясенә ярашлы, Президент инаугурациясеннән соң Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәт отставкага китте. Министрлар Кабинеты башлыгы шул хактагы карарны имзалады.

Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәт 2020 елның гыйнварыннан алып, дүрт елдан артык эшләде. Русия Президенты Владимир Путин кичә министрлар белән очрашып, аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Михаил Мишустин әйтүенчә, Хөкүмәт ил башлыгы һәм халыкның ышаныч акларга тырышып эшләде.

Канун буенча, үз вазифаларын үти башлаган президент хөкүмәт рәисенең яңа кандидатурасын тәкъдим итә. Закон буенча ул моны инаугурациядән соң ике атна эчендә эшләргә тиеш. Премьер-министр кандидатурасы Дәүләт Думасы тарафыннан раслана. Түбән палата кандидатны 10 майда раслар дип көтелә.

Әлегә министрлар “вакытлыча вазифа башкаручылар” статусында эшләп торалар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: