+14 °С
Ачык
Быел 15-17 мартта Русия президентын сайлаулар үтәчәк.
Кичә, 8 февральдә, ил җитәкчесе вазифасына кемнәр көч сынашачагы билгеле булды. Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, президентлыкка дүрт кандидат катнашачак. Алар – ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий, КПРФтан Николай Харитонов, “Яңа кешеләр” партиясеннән Владислав Даванков һәм илнең әлеге башлыгы Владимир Путин, ул үз-үзен тәкъдим итте.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе калган кандидатларны теркәүдән нигезле сәбәпләр аркасында баш тартты.