Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2023, 10:13

“Дөнья бик тиз үзгәрә”

Шулай дип башлады еллык Юлламасын Радий Хәбиров. 

zvezda-gafuri.ru
zvezda-gafuri.ru

Әлеге минутларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итә.

Гадәттә, төбәк җитәкчесе, Юллама башында агымдагы елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый, бәя бирә. Шулардан чыгып, парламентарийларның һәм республиканың идарә командасының алдагы елга һәм урта сроклы перспективага бурычларын билгели.

Быелгы Юллама да нәкъ эшләнгәннәргә күзәтү ясаудан башланды. Ә тәү чиратта Радий Хәбиров махсус хәрби операциягә тукталды. СВО башланганнан алып, республика йөздән артык гуманитар конвой озатты. Гуманитар йөкләр әзерләп җибәргән барча предприятиеләргә, авыл хуҗалыкларына, һәркемгә рәхмәт әйтәм, диде Радий Фәрит улы.

“Безнең заманның төп геройлары бүген алгы сызыкта”, – дип, ул яу кырында һәлак булганнарның истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда санкцияләр басымы астында, киеренке шартларда эшләргә туры килсә дә, республиканың икътисадында да, сәнәгать өлкәсендә дә күрсәткечләр канәгатьләнерлек. Ә төп игътибар, әлбәттә, социаль тармакка булачак. Ил Президентының 2024 елны Гаилә елы дип игълан итүе дә әлеге өлкәгә тагын да зуррак игътибар кирәклеген күрсәтә.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: