Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 декабрь 2023, 14:45

Русия кебек ил суверенитетсыз яши алмый

Шулай диде Владимир Путин. 

1obl.tv
1obl.tv

Бүген, 14 декабрьдә, Русия Президенты Владимир Путин ил халкы белән туры элемтә үткәреп, үтеп баручы елга йомгак ясый.

Иң беренче сорау итеп, Путиннан ил эчендәге һәм тышкы сәясәттәге төп бурычлары турында сорадылар.

Төп бурыч – суверенитетны тәэмин итү, диде Президент. “Бу турыда күп тапкыр сөйләдем, кабатлау гөнаһ булмас, мөгаен. Русия кебек ил суверенитетсыз яши алмый, иң мөһиме – аны ныгыту. Бу – тышкы һәм иҗтимагый суверенитет, безнең сәяси системаның, технологик, икътисадый суверенитетның үсеше. Һәр илнең киләчәге нигезе шуңа корыла”, – дип җаваплады дәүләт башлыгы.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: