Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 декабрь 2023, 14:23

Путин елга йомгак ясый

Президент ил халкы белән туры элемтәгә чыкты.

pravda.ru
pravda.ru

Бүген, 14 декабрьдә, Русия Президенты Владимир Путин, ил халкы белән туры элемтә үткәреп, үтеп баручы елга йомгак ясый.

“Владимир Путин белән ел йомгаклары” матбугат конференциясе һәм туры линия берләштергән форматта оештырылды. Федераль, төбәкләр һәм чит ил журналистлары өчен махсус студия әзерләнгән. Ә ил халкы программа тәмамланганчыга кадәр үз сорауларын җибәрә ала.

Әйе, агымдагы ел да ил өчен шактый катлаулы елларның берсе булып тарих битләренә күчеп бара. Владимир Путин тәү чиратта илнең төп икътисади күрсәткечләренә күзәтү ясады. Тулаем төбәк продуктының 3,5 процентка үсүе елның төп икътисади күрсәткече булды, диде ул. Сәнәгать җитештерүе дә үскән, иң куанычлысы – эшкәртү сәнәгате 7,5 процентка үскән, дип билгеләде ил җитәкчесе. Мондый хәлнең күптән күзәтелгәне булмаган. Президент әйтүенчә, Русиянең икътисади ныклык запасы бар. Бу – ил җәмгыятенең берләшкән булуы, финанс тотрыклылык, көч структурасының үсүе нәтиҗәсе.

Төп темаларның берсе, әлбәттә, махсус хәрби операция һәм аңа бәйле мәсьәләләр булды. Ил халкын шулай ук сәламәтлек саклау, пособиеләр, пенсияләр, күп балалы гаиләләр өчен ташламалар, мәгарифкә кагылышлы сораулар борчый.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: