Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 декабрь 2023, 12:58

Президентны яз сайлыйлар

Шулай диюләре дөресме? 

lipetsk-news.net
lipetsk-news.net

Федерация Советы утырышында Русия президентын сайлау көне итеп 2024 елның 17 марты билгеләнде. Шул хактагы карар бүген, 7 декабрьдә, кабул ителде. Сенаторлар әлеге дата өчен бертавыштан ризалык белдергән.

“РФ президенты сайлауларын 2024 елның 17 мартына билгеләргә. Әлеге карар аны рәсми бастырган көннәр үз көченә керә”, – диелә документта.

Илнең Үзәк сайлау комиссиясендә иртәгә, җомга, президент сайлауларында өч көн буена тавыш бирү турындагы карар проектын карарга тиешләр. Бу хакта сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итте.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: