Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 октябрь 2023, 17:40

Яңавылда – яңа башлык

Районны кем җитәкләячәге билгеле булды.

Социаль челтәр.
Социаль челтәр.

Яңавыл районы советының чираттагы утырышында муниципалитет хакимиятенең яңа җитәкчесен игълан иттеләр.

Хәзер районны Салават Гыйльмиев җитәкләячәк. Моңа кадәр ул район башлыгы вазифаларын башкара иде. Район башлыгына аның кандидатурасын депутатлар бертавыштан хуплаган, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

Исегезгә төшерәбез: районның элекке башлыгы Илшат Вәзыйгатов быел сентябрьдә Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутат булып сайланды һәм, шул сәбәпле, үз вазифасын вакытыннан алда туктатты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: