Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 октябрь 2023, 12:06

Алтынчыга сайланды

Урынбасарлары гына алмашынып тора...

Бүген, 5 октябрьдә, җиденче чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтайның беренче утырышы үтте.

Аны парламентның иң өлкән депутаты Константин Толкачев ачты.  

Әйткәндәй, утырышта ул янә Корылтай рәисе итеп сайланды. Шулай итеп, Толкачев әлеге вазифаны алтынчы тапкыр үз иңенә алды. Исегезгә төшерәбез: ул республиканың законнар чыгару органын 1999 елдан алып җитәкли.

Утырышта парламент рәисенең урынбасарлары сайланды. Бу вазифаны һөнәри нигездә Илшат Таҗетдинов, Тамара Тансыккуҗина һәм Салават Хөсәенов башкарачак. Алар барысы да “Бердәм Русия” фракциясеннән. Ә КПРФтан Вадим Старов вице-спикер вазифасын төп эшеннән аерылмый алып барачак.

Утырышта комитетлар җитәкчеләре һәм составлары да расланды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: