Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 октябрь 2023, 12:49

Өч кеше хөкүмәттән китте

Аларны Радий Хәбиров җибәрде.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән республика хөкүмәтенең өч әгъзасы вазифаларыннан бушатылды.

Алар – вице-премьер Илшат Таҗетдинов, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин һәм гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров. Бу хактагы документлар Башкортстанның хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Сәбәбе шул: билгеле булуынча, әлеге түрәләрнең барысы да Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутат булып сайланды. Хәзер инде алар депутатлык эшчәнлегенә күчәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: