Бүген, 20 июльдә, Азамат Юлдашбаев рәсми рәвештә Сибай мэры итеп тәгаенләнде.
Исегезгә төшерәбез, быел 25 июньнән Азамат Юлдашбаев Сибай хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде. Элегрәк ул хакимият башлыгының сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары булып эшләгән.
Белешмә:
Азамат Юлдашбаев Баймак районында туган, ул озак еллар Сибайда яши һәм эшли. Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, хезмәт юлын Сибайның 7нче санлы урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый. Аннан таможня инспекторы булып эшли. Берничә ел Сибай почтамтын җитәкли. Аннары республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Сибай филиалы директоры булып эшли.
Сибайның элекке мэры Рөстәм Афзалов апрель аенда Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры итеп билгеләнде.