

Икътисади үсеш министрлыгы 2027 ел ахырына инфляциянең 4% процентка кайтуын көтә. Бу хакта 24 сентябрьдә Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников хөкүмәт утырышында белдерде.
“2026 ел ахырына инфляцияне 6,8% дип бәялибез, 2027 ел ахырына инфляциянең 4% процентка кайтуын көтәбез, бу Русия Банкы тарафыннан күздә тотыла", – диде ул.
Министр шулай ук эчке тулаем продукт үсеше буенча фаразларны әйтте. 2027 елга икътисад 1,4% процентка үсәр, ә 2029 елга үсеш 2,4% процентка җитәр дип көтелә. Аның сүзләренчә, үсешнең төп двигателе эчке ихтыяҗ булачак.
РФ Президенты Владимир Путин билгеләп үтүенчә, Русиядә инфляция дәрәҗәсе 14 сентябрьгә 6,2% тәшкил иткән. Ул ачыклык кертүенчә, 2025 елның I кварталында инфляция күрсәткече 10,3% дәрәҗәсендә булган. Кимүгә бәйле рәвештә Русия лидеры РФ Үзәк банкы һәм инфляциягә каршы көрәш буенча хөкүмәт чараларын билгеләп үтте.
Шул ук көнне РФ Үзәк банкы әзерләгән хисап нигезендә, 2027 елда инфляция дәрәҗәсе 6-7% проценттан 4% процентка кадәр кимиячәк дип көтелә. Регуляторда урта сроклы горизонтта дезинфляцион хәвефләрдән артып киткән проинфляцион хәвефләрнең үсешен билгеләделәр.
Чыганак: iz.ru