Икътисад
21 Сентября , 11:13

Республика җидееллыкның төп максатларына вакытыннан алда иреште

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров төбәк хөкүмәте утырышында министрлар кабинетының җиде еллык эшенә нәтиҗә ясады. Аның сүзләренчә, пандемия һәм санкцияләргә карамастан, республика үсешен бер тапкыр да туктатмаган.

"Тулаем төбәк продуктын 2 трлн сумга кадәр җиткерергә планлаштырганнар иде, әмма 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул якынча 3 трлн тәшкил итте. 500 млрд сумлык инвестицияләр планын 2022 елда үтәгәннәр, ә 2025 елда тарихи максимумга чыкканнар – 852 млрд сумнан артык. Җиде ел эчендә 20 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Хезмәт хакы икеләтә арткан, эшсезлек өч тапкырга –1,6% ка кадәр диярлек кимегән", – дип язган Назаров үз социаль челтәрләрендә.

Төп проектлар арасында БР премьер-министры дүрт модульле клиник-инфекцион үзәкне, республика белән идарә итү үзәген, Көрәш сараен һәм вузара студентлар кампусын атады. Милли проектларга 293 млрд сумнан артык акча җәлеп иткәннәр, ә милли инвестрейтингта республика 2019 елда 16нчы урыннан өченче урынга күтәрелгән.

"Әлбәттә, безнең  анализлар ясарлык һәм алга таба эшләрдәй эшләребез күп.  Барысы да теләгәнчә тиз барып чыкмады. Әмма, мөгаен, бу җиде елның төп казанышларының берсе шулдыр – без үз көчебезгә ышандык. Үз алдыңа уртача Русия темпларыннан ике тапкырга тизрәк үсүне максат итеп куйсаң, башта ул ирешеп булмаслык кебек тоела. Ләкин нәкъ менә югары планка яңа чишелешләр эзләргә, катлаулы бурычлардан курыкмаска һәм тизрәк хәрәкәт итәргә мәҗбүр итә икән. Бүген бездә нәтиҗәләр генә түгел, киләсе этап өчен ныклы нигез дә бар. Һәм, мөгаен, мондый җиде елдан соң бу иң мөһим хис. Без күбрәк булдыра алуыбызны беләбез. Һәм хөкүмәт командасы алга таба бара торган эш өчен тыныч", – дип ассызыклады Назаров.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас