Икътисад
3 Сентября , 04:12

6,2 триллион сумлык активлар Русиягә кайткан

Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Shot Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Русиягә компанияләрнең 6,2 триллион сумлык активларын кире кайтара алганнар. Бу хакта Президент Владимир Путинга вице-премьер, Русия лидерының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев сөйләде.

Ул аңлатуынча, Русский утравында салым һәм валюта җайга салуның сыгылмалы режимы белән махсус шартлар бу акчаларны кире кайтарырга мөмкинлек биргән.

"Махсус административ режим Русиягә 138 компаниянең гомуми суммасы 6,2 триллион сумлык активларын кайтарырга ярдәм итте", – диде вице-премьер, РФ Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас