

“Урал аръягы-2026” VIII Бөтенрусия инвестицион Сабантуеның эшлекле программасы кысаларында беренче мәртәбә «Экспортта ясалма интеллект» практик уены узды.
Башкортстанның кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре федераль эксперт, Русия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе остазы Максим Горбачев җитәкчелегендә сәгать ярым эчендә тышкы базарга чыгуның тулы циклын узды.
– Элегрәк үз товарлары өчен базар сайлауга маркетинг тикшеренүләренә җитди финанслар таләп ителә иде, дизайнерлар сайт һәм стендны визуализацияләде – барысына да атналар һәм айлар китә иде. Бүген эшкуарлар моны капитал салулардан һәм катлаулы манипуляцияләрдән башка сәгать ярым эчендә эшләргә өйрәнделәр. Хәзер теләсә кайсы экспортер, хәтта тәҗрибәсе булмаса да, үзаллы базар сайлый, сайт “җыя”, профильле күргәзмә таба һәм эшне башларга ниятләгән ил телендә видео-чакыру яздыра ала. Боларны алар инде хәзер үк үз эшләрендә куллана башларга мөмкин, – дип сөйләде әлеге эш форматының гамәли кыйммәтен Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Уен нәтиҗәләре буенча катнашучылар үзләре билгеләп үтүенчә, ясалма интеллект – шаблонлы, көн саен кабатлана торган эш процессларын шактый гадиләштерергә сәләтле көчле һәм файдалы ярдәмче.
Чыганак: pravitelstvorb.ru