

Сибайда узган “Зауралье-2026” VIII Бөтенрусия инвестицион сабантуенда Стәрлетамакта ике җәмәгать туклануы объекты – водительләр өчен линияле тиз хезмәт күрсәтү рестораны һәм концептуаль ресторан төзү турындагы килешүгә кул куелды.
Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Константин Климин имзаланган документның республиканың кулланучылар базарын үстерү өчен мөһимлеген ассызыклады.
– Без Башкортстанда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен уңайлы инфраструктура булдыру өстендә системалы рәвештә эшлибез. Стәрлетамакта заманча рестораннар барлыкка килү – яңа тарту нокталары һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү генә түгел, ә өстәмә эш урыннары да әле ул, – дип билгеләде Константин Климин.
Документ БР Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы белән “Сыроварня” рестораннарын төзү проекты кысаларында һәм Rostic's бренды астында “Тиз туклану челтәрен үстерү” компаниясе арасында төзелгән.
Төзелеш участогы Строительная, Лазурная урамнары һәм Октябрь проспекты арасында урнашкан. Rostic's-ның планлаштырыла торган мәйданы – 400 кв. м, “Сыроварня"ныкы – якынча 1000 кв.м. 65 эш урыны булдырылачак.
Төзелеш 2026-2033 елларга исәпләнгән.
Проект БР Инвестиция комитеты утырышында каралды һәм өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде.
Чыганак: pravitelstvorb.ru