

Бүген Башкортстанның төп эшлекле мәйданчыкларының берсе булган VIII бөтенрусия инвестицион сабантуе старт алды. Якындагы ике көндә Сибай карар кабул итүчеләр, инвестицияләр кертүчеләр, яңа проектлар эшләтеп җибәрүчеләр һәм төбәк икътисадының кая хәрәкәт итәчәген билгеләүчеләр очрашу урыны булачак.
Монда иртәдән бирле эш кайный. Форумга власть, бизнес, үсеш институтлары вәкилләре һәм инвесторлар җыелган.
Башкортстанга Үзбәкстан, Казахстан, Төркия, Абхазия, Көньяк Африка республикасы, Италия, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Алтай краеннан, Екатеринбургтан делегацияләр килде.
“Урал аръягы»”кырларында 30лап килешүгә кул кую планлаштырыла. Республика җитәкчелеге кушуы буенча быел төп тема “Җиңү икътисады” булды.
Мәйданчыкларда республиканы яңа шартларда үстерү, бизнес өчен мөмкинлекләр, инвестицияләр җәлеп итү һәм республиканың икътисади тотрыклылыгына эшләячәк проектларны эшләтеп җибәрү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Аерым игътибар – СВО катнашучыларына һәм аларның эшкуарлык башлангычларына ярдәм итүгә. Форумда безнең сугышчыларга кайткач ничек ярдәм итәргә, бизнес белән шөгыльләнергә, үз эшен ачарга, эш урыннары булдырырга һәм киләчәк икътисадының бер өлеше булырга яңа алымнар тәкъдим ителәчәк.
Чыганак: pravitelstvorb.ru