Икътисад
13 Августа , 20:27

Радий Хәбиров: “Без “Башнефть”нең калган пакетын сатарга ниятлибез

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстан власте “Башспирт” һәм “Башкиравтодор”ны республика милкендә саклап калачак. Бу хакта 12 августта республика массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашуда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.

“Башспиртны, бәлки, саткан хәлдә яшы да булыр иде, шундый катлаулы бизнес ул. Икенче яктан уйлаганда – нигә сатарга? Ул эшли, без биш ел элек яңа җитештерүне ачтык, ул безгә бик нык ярдәм итә. Рәиф Рамазан улы анда нәтиҗәле менеджмент төзи алды, предприятие яхшы эшли, сатуларны арттыра. Безнең үзебезнең спирт заводлары бар. Әлбәттә, компаниядә бар да идеаль дип әйтә алмыйм. “Башспирт”ның кредитлары бар, шулай да мин аны шулкадәр яхшы актив дип әйтә алмыйм һәм аны яхшы хакка сатып буладыр дип уйламыйм”, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республика беркайчан да “Башкиравтодор” активларын сатарга җыенмаган, гәрчә компанияне сатып алырга теләүчеләр булса да.

"Якын киләчәктә мин хосусыйлаштыру кирәклеген күрмим, ул безнең үзебезгә кирәк. Без узган елгы рейдерлык басып алу омтылышыннан соң гаять зур тырышлыклар куйдык, без компания заказлары кәрзинен бик яхшы тутырдык, шуңа күрә моның эшне ни дәрәҗәдә тотрыкландыруын карарбыз. Әлегә без предприятиене тотрыклыландыру юлында, әмма упкыннан без аны чыгардык инде", – диде республика җитәкчесе.

Төбәк башлыгы Уфа аэропортын да, башкорт шифаханәләрен дә сатып алырга теләүчеләр булуын искәртте.

"Безнең аэропортны сатып алырга тәкъдимнәр күп булды. Ләкин моны нәрсә өчен эшләргә? Берьюлы күп акча алыр өченме? Ә аэропорт ел саен табыш китерә, социаль функцияләр башкара һәм республика икътисадында сизелерлек урын алып тора”, – дигән иде Радий Хәбиров узган елның ноябрендә халык белән туры элемтә барышында.

Исегезгә төшерәбез, төбәк Башлыгының Башкортстан шифаханәләре турындагы позициясе үзгәрешсез кала. Радий Хәбиров санаторий-курорт комплексы республикада калырга тиеш дип саный.

Яңа эре объектлар өстендә эшне дәвам итү өчен төбәк власте “Роснефть”кә “Башнефть” акцияләре пакетының калган өлешен сатарга планлаштыра.

"Без "Башнефть"тә калган пакетны сатарга планлаштырабыз. Без оператив процессларга катышмыйбыз. Ә акча җитмәгән шартларда милектә булганны сату – табигый процесс, чөнки базарда бурычка алу кыйммәт", – диде Радий Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Читайте нас