Икътисад
14 Августа , 05:11

"Җиңү икътисады йөзләрдә"

14–15 августта Сибайда VIII Бөтенрусия инвестиция сабантуе "Урал аръягы - 2026" мәйданчыгында "Җиңү икътисады йөзләрдә" тематик аллеясы узачак. "Аллея махсус хәрби операциядә катнашучыларның төбәк икътисадына керткән өлешен һәм республика бизнесы тарафыннан аларга ярдәм итүен ачык күрсәтә. Бу социаль җаваплылык һәм патриотизмның Башкортстан эшкуарлык мохитенең аерылгысыз өлеше булуын иң яхшы раслый", - дип билгеләп үтте БР эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина. "Җиңү икътисады йөзләрдә" күргәзмәсе инвестиция сабантуеның киң колачлы күргәзмә программасының бер өлеше булачак. Мондый аллеяның төп төбәк эшлекле чарасында урнашуы СВО катнашучыларын Башкортстанның икътисади тормышында мөһим булуын күрсәтә һәм социаль җаваплы бизнес мохитен үстерүгә өлеш кертә.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

"Җиңү икътисады йөзләрдә"
"Җиңү икътисады йөзләрдә"
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас